Шигърияттә кунакта

Татар Кандызы авыл китапханәсе 11-нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен, якташ язучыбыз Фәнис Яруллинның һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатларына багышланган “Шигърияттә кунакта” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.

Китапханәче укучыларны язучыларның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Дәшһәтле сугыш елларында, М.Җәлилнең әсирлектә килеш, балалар өчен, татар халкы өчен, эчтәлекле шигырьләр язып калдыруы- үзе  зур батырлык. Укучылар шагыйрьнең патриотик шигырьләрен ”Сандугач һәм чишмә”, ”Бүреләр”, ”Кошчык”  кебек шигырьләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук Ф.Яруллинның “Эт алыр идем мин дә”, “Молодец минем әби”кебек шаян шигырьлэрен кычкырып укыдылар.

shigrijata kynakta1

shigrijata kynakta3

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан