"Җырым белән җиңдем дошманны"

14-нче февраль көнне, китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова, Татар Томбарлы авыл мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары белән батырлык дәресе үткәрде.

"Җырым белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән чара герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланды.Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, сугыш елларындагы батырлыклары турында сөйләде. Укучылар белән "батырлык" сүзенең мәгънәсен төшенү максатыннан, әңгәмә үткәрелде. Укучылар М.Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Бүреләр", "Сандугач һәм чишмә" кебек  шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Musa 16-022

Musa 16-02.201

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан