"Туган телнең асыл байлыклары"

21-нче февраль көнне, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Туган телнең асыл байлыклары" дип исемләнгән  мәдәни дәрес узды.

Китапханәче укучыларны туган телебезнең бай иҗаты  белән таныштырды, "Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем" дип исемләнгән күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Чара барышында укучылар бәетләр, мәкальләр, шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, татар халык уеннары уйнадылар. Чара туган телебезгә мәхәббәт, телебез белән гогурлану хисе тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды.

Tat yaz tumbarli1

Tat yaz tumbarli3

Tat yaz tumbarli2

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан