21-нче февраль көнне, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Туган телнең асыл байлыклары" дип исемләнгән мәдәни дәрес узды.
Китапханәче укучыларны туган телебезнең бай иҗаты белән таныштырды, "Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем" дип исемләнгән күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Чара барышында укучылар бәетләр, мәкальләр, шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, татар халык уеннары уйнадылар. Чара туган телебезгә мәхәббәт, телебез белән гогурлану хисе тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды.