“Минем җырым – сиңа, туган ягым!” = “Мой гимн тебе, мой край родной!»

 26 февраля сотрудники Центральной библиотеки провели литературно-музыкальный вечер  «Мой гимн тебе, мой край родной!», посвященный вековому юбилею Республики Татарстан,  75-летию Победы в ВОВ, 90-летию Бавлинского района.

 26-нчы февраль көнне, Үзәк китапханәдә “Минем җырым – сиңа, туган ягым!” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә булып  узды. Чара Татарстан АССР- ның 100, Бөек Җиңүнең 75, Баулы районы оешуының 90 елына багышланды.

    В светлом фойе библиотеки собрались члены клуба “Ильхам”, активные читатели, а также интеллигенция города. Вниманию гостей в фойе библиотеки была оформлена выставка “Кулларыннан гөлләр тама”, на которой были представлены вышитые изделия бавлинских мастериц рукоделия и рисунки учащихся детской школы искусств. Вечер начался с показа документального фильма «Основные вехи развития молодой Республики». 

   В первой части мероприятия, ведущие вечера  З. Мингалимова, Л. Шамсуарова рассказали об истории становления Татарской АССР. Учащиеся гимназии № 4 С. Хабипова и Р. Шараков поздравили всех присутствующих  с юбилеем родной республики, выразительно рассказав о своих чувствах к Родине, родному языку.

   Во второй части речь шла об истории Бавлинского района, о знаменитых личностях, которые являются гордостью бавлинцев, писателях и поэтах – уроженцах  района. Песни  Р. Валитовой  и детского ансамбля “Родничок” очаровали всех зрителей. Прозвучали музыкальные поздравления работников Дома культуры им. Мусы Джалиля  З. Муллаянова, С. Ахметзяновой, Л. Султанова. Библиотекарь школы № 3 Ф. Хасанова рассказала стихотворение Р.Валиевой  «Иделем иртәсендә”. Дети военного времени М.Исаметова, Г. Саитова поделились воспоминаниями о горьких тяготах военной поры. Мероприятие завершилось  гимном  Татарстана. В конце вечера,  с теплыми словами благодарности выступила член конгресса татар Разина Шараева. Праздничный вечер оставил теплые чувства в сердцах всех присутствующих. Мы, в свою очередь, выражаем огромную благодарность всем педагогам, учащимся, работникам культуры, принявшим участие в мероприятии.

     Баулы китапханәсенең якты, зур залы “Илһам” әдәби берләшмәсе әгъзәләрен, шәһәребезнең зыялы кешеләрен һәм китапханәнең иң актив укучыларын җыйды. Кичә уздырылган залның ямьле һәм оста бизәлеше тамашачыларның күңеленә бәйрәм хисе өстәде. Килгән кунакларның игътибарына фойеда оештырылган, “Кулларыннан гөлләр тама”, дип исемләнгән  күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмә өстәлендә Баулы оста куллы ханымнары ясаган,  теккән-чиккән әйберләре һәм сәнгать мәктәбенең укучылары тарафынан төшерелгән рәсемнәре урын алды.  Чара “Яшь республика үсешенең төп чорлары” дип исемләнгән документаль фильм белән ачылды. Кичәне алып баручылар З. Миңгалимова, Л. Шамсуарова кичәнең беренче өлешендә Татарстан АССР- ның тарихына күз салдылар. 4-нче санлы гимназия укучылыры Cамира Хабипова белән Радмир Шараков туган республикабызның  100 еллык юбилее белән котлап, туган илгә, туган телгә булган җылы хисләрен тәсвирлап күрсәттеләр.

       Кичәнең икенче бүлеге Баулы районының тарихына багышланды. Татарстан АССР-нан аермалы рәвештә 10 елга гына  кече районыбызның үсеш чорлары, аны данлаган  күренекле шәхесләре хакында китапханәчеләр тәфсилләп сөйләделәр. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәре баянчы З. Муллаянов, С. Әхмәтҗанова, Л. Солтанов башкаруындагы җырлар, көйләр залда утыручы тамашачыларның күңелләренә  хуш килде. Ф.Хасанова, Р.Валитова, “Родничок” балалар ансамбле  башкаруындагы җырлар һәм шигырьләр килгән кунакларны хайран калдырдылар. Балачаклары сугыш чорына туры килгән,  ул вакыттагы ачы михнәтләрне үз иңендә кичергән  М. Исаметова, Г. Саитова сакланган хәтирәләре белән бүлештеләр. Чара  һәрбер татарстанлыларның йөрәгендәге мөһим булган җыр  - Татарстан гимны белән тамаланды. Кичә ахырында, татар конгрессының  әгъзәсе Рәзинә Шараева чыгыш ясады. Бәйрәм кичәсе барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. Без чарабызда катнашкан барлык мәктәп укутучыларына, укучыларына, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

TASSR 26-02-20201

TASSR 26-02-20202

TASSR 26-02-20203

TASSR 26-02-20204

TASSR 26-02-20205

TASSR 26-02-20206

TASSR 26-02-20207

TASSR 26-02-20208

TASSR 26-02-20209

TASSR 26-02-202010

TASSR 26-02-202011

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан