"Яңа китап-яңа дус"

Создано 02.03.2020 11:22

Татар Томбарлы авыл китапханәсенең даими китап укучылары арасында өйдән чыкмый гына китап укучы дуслары да бар. Шуларның берсе - пенсионер Гөлсинә апа Самигуллина.Ул ачык йөзле, бик тә аралашучан, әдәбият белән кызыксынучан кеше.

Китапханәгә кайткан яңа китаплар да  иң беренче аның кулы аша үтә. Гөлсинә апа китапларны бик тиз укый, бигрәк тә мәхәббәт, тормыш турындагы әсәрләргә өстенлек бирә. Ул укыган китаплары буенча әңгәмә корып, сөйләшеп утырырга ярата. Мин китапханәче буларак, аны даими рәвештә китап, газета-журналлар белән тәэмин итеп торам.

daimi ukuchi1

daimi ukuchi2

 

Нравится