“Үтә гомер, аккан сулар кебек, ә күңел һич туймый яшьлектән”

Создано 06.03.2020 16:26

5-нче март көнне, Татарстан АССР ның 100, Бөек Җиңүнең 75, Баулы районың 90 еллыгы кысаларында Баулы үзәк китапханәсендә Баулы шәһәрендә гомер итүче сугыш чоры баласы, төбәгебезнең җирле шагыйрәсе, ак әби- Мөбәширә апа Исаметовага багышланган “Үтә гомер, аккан сулар кебек, ә күңел һич тә туймый яшьлектән” дип исемләнгән очрашу кичәсе узды. 

Мөбәширә апа 87 яшен тутырса да аңарда яшьләр кызыгырлык энергия ташып тора. Ул чәчәкләр үстерә, кул эшләре белән  шөгыльләнә, күңелендәге уй-хисләрен шигырь юлларына да сала.

Яшьлек елларын искә алу кебек хәтирәләргә корылган кичәгә Мөбәширә апаны хөрмәт итеп балалары, оныклары, туганнары, дуслары килде. Мөбәширә апа үзенең сугыш чорына туры килгән авыр бала чагы, яшьлек хәтирәләре белән уртаклашты. Үзенең шигырьләрен укып китте. 

Кунаклар шулай ук Мөбәширә апаның кул эшләреннән торган күргәзмә беләндә таныштылар. Кичә Зәйтүн Муллаянов, Альбина Самигуллина, Аделина Ахтариева катнашында җыр музыка белән уралып барды.

Мөбәширә апа бүгенге кичәне оештырган барлык китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдерде.

Очрашу кичәсе барлык килгән кунакларның күңелендә җылы хисләр калдырды. 

5-03 mubashira apa

5-03 mubashira apa 02

5-03 mubashira apa 03

 

Нравится