«Эх, сез, матур кызлар»
- Подробности
- Создано 11.03.2020 08:50
5-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә «Эх, сез, матур кызлар» дип исемләнгән халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ял кичәсе үткәрелде.
Китапханәче 8-нче март уңаеннан, китап укучы хатын - кызларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, бәйрәм белән котлап шигырь укыды, матур теләкләр теләде. Кичәдә Татар Кандызы авылының авыл башлыгы М.Ш.Насыйбуллин да катнашты. Ул да килгән кунакларны бәйрәм белән котлап үзенең матур теләкләрен теләде. Хатын-кызлар төрле уеннарда катнашып, үзләренең осталыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр.