"Тормыш яме-хатын-кыз"
- Подробности
- Создано 11.03.2020 14:57
6-нчы март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Тормыш яме-хатын-кыз" исемле тематик чара үткәрелде.
Эльвира Әхмәтҗанова үзенең китап укучыларына 8-нче март бәйрәме уңаеннан, матур теләкләрен теләдәде. Чара җырга- моңга үрелеп, төрле уеннар, бәйгеләр белән барды. Бәйрәмгә килгән кунаклар мода да күрсәттеләр, бала да йоклаттылар, бер-берсенә матур теләкләр теләделәр, көзгегә карап үзләрен мактарга да онытмадылар. Бәйрәм өстәле дә бик мул иде. Уңган хуҗабикәләр алып килгән төрледән - төрле тәмле ризыкларыннан өстәл сыгылып торды. Чара чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде.