19-нчы май көнне, Исергәп авыл китапханәсе 1-нче сыйныф укучылары өчен “Мин Татарстанда яшим” дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрде. Балалар Татарстанның дәүләт символлары, табигате, шәһәрләре һ.б.лар белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр.