"Тукайны укыйбыз"

Создано 30.05.2020 14:30

Тукай атналыгы кысаларында,Татар Томбарлы авыл китапханәсе онлайн режимда "Тукайны укыйбыз" дип исемләнгән әдәби марафон үткәрде. 

Марафонда  22 кеше катнашып, яраткан язучыбыз Г. Тукайның  шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыдылар. Әлеге чарада балалар, укытучылар, ата-аналар катнашты. Видеоязмаларны  барлыгы 4022 кеше карады. Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.

 

Нравится