"Онытылмый яралар"

Создано 17.08.2020 10:11

"Сугышның йөзе хатын- кызныкы түгел" проекты кысаларында, 14-нче август көнне, Мортаза авыл китапханәчесе Ильзия Латыпова, тыл хезмәтчәне, фронтовик толы Мөдәянә Фаткулла кызы Кәримова белән очрашуга барды.

 Мөдәянә Кәримова 1933 елның 3-нче мартында Мортаза авылында туып үсә. Авылда укып 4 класс белем ала һәм уку мөмкинлеге булмау аркасында, өлкәннәр белән бергә терлекчелектә эшли, чөнки Бөек Ватан сугышы бара, фронтка итекләр, ашамлыклар әзерләп озатырга кирәк була.

 Бөек Ватан сугышыннан Мөдәянә Кәримованың әтисе кайтмый, сугыш бер кешене дә читләп узмый. Тормыш иптәше Фәтих Кәримовта сугыш ветераны була, бик иртә вафат була. Мөдәянә Кәримова 4 бала үстерә. Лаеклы ялга киткәнгә кадәр авылда савымчы булып хезмәт итә.

m

m  02

Нравится