“Әй, безнең язмыш”

Создано 24.08.2020 17:12

“Сугышның йөзе хатын-кызныкы түгел” проекты кысаларында, 20-нче август көнне, Мортаза авыл китапханәчесе Ильзия Латыпова, тыл хезмәтчәне Мөсәмә Мәхәсим кызы Шәмсуллина белән очрашуга барды. 

Мөсәмә Шәмсуллина 1932 елның 11-нче октябрендә Мортаза авылында туып-үсә. Авыл мәктәбендә  6-нчы сыйныфка кадәр укып белем ала. Әтисен фронтка озаткач, яшь  кыз балага эшләргә туры килә, ул бишенче сыйныфта укыган вакытта авыл җирлеге идарәсендә җыештыручы булып хезмәт куя. 1957-нче елда Минзаһит Шәмсуллин белән тату гаилә коралар, бер кыз һәм ике ир-егет үстерәләр. Мөсәмә Шәмсуллина лаеклы ялга киткәнчегә кадәр “Панарин” исемле совхозда төрле эштә хезмәт куя.

 Y vo

 

Нравится