Сугыш чоры балалары

Создано 24.09.2020 17:21

23 сентябрь көнне, Шалты авыл китапханәчесе, Латыйпова Тәгъзимә Әхмәтлатыйп кызы янына очрашуга барды. Язмыш бусагаларын үткәндә ачы хәсрәтне дә, шәхси фаҗигәләрне күп күргән, әмма күңел матурлыгын, күзләренең яктылыгын, дөньяга мәхәббәтен җуймаган кешеләр була. Латыйпова Тәгъзимә Әхмәтлатыйп кызы да  менә шундыйлардан!

Баулы районы Шалты авылында 1938 елның 5 январендә  бишенче бала булып дөньяга килә. Тәгъзимә апанын балачагы авыр сугыш вакытына туры килә. Әтиләре сугышта хәбәрсез югала. “Тамак бик ачса да, ашарга сорап елаганымны хәтерләмим. Җәй көннәрендә төп ризыгыбыз - әрекмән көпшәсе, кычыткан ашы, нинди үлән бар, барысын да ашый идек, шуңа күрә озын гомерледер инде без”- дип елмаеп куйды Тәгзимә апа. ”Язын кырда калып өшегән бәрәнгедән пешерелгән кәлҗемә безнең өчен кунак сые кебек булыр иде. Сугыш тәмамланганнан сон, әниләр урак урганда без дә басуда - көлтә бәйләү өчен учма әзерли идек, җирдә коелып калган башакларны җыя идек. Безнең әниебез бик тырыш, көчле рухлы иде, аның ярдәме белән без исән калдык” - дип искә алды Тәгзимә апа. Ул гомеренең 40 елын терлекчелеккә багышлаган кеше. Яхшы күрсәткечләре, намуслы хезмәте өчен, “Хезмәт ветераны” исеме алып медаль белән бүләкләнгән. Үзенең иптәше Фатыйх абый белән 3 бала үстереп, бугенгесе көндә төп нигездә - балалар-оныклар белән бәхетле картлык кичерә.

”Илдә тынычлык булсын, ачлык, ялангачлыкны безнең  балаларга, оныкларга Ходай күрсәтмәсен” – дип сузен тәмамлады Тәгъзимә апа.

 sugish balalari2

sugish balalari3

Нравится