"Интернетсыз бер көн"

Создано 25.09.2020 09:35

24-нче сентябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 4-нче сыйныф укучылары белән "Интернетсыз бер көн" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова "Интернетны сүндерәбез, кулга китап алабыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чара барышында укучылар сүзлекләр, энциклопедияләр кулланып, кирәк мәгълүмәтне табып, төрле биремнәр башкардылар. Чара ахырында укучылар бер-берсенә, дусларына сәлам хатлары яздылар.

internet3

internet4

Нравится