3-нче ноябрь көнне, Халыкара бердәмлек көненә багышлап, Мортаза авыл китапханәсендә “Без бердәм” исемле танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче килгән балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, кыскача мәгълүмәт бирелде. Балалар әдәби викторинада актив катнаштылар.