“Мәрхәмәт өләш”

Создано 04.12.2020 11:47

Шалты авыл китапханәсендә инвалидлар декадасы уңаеннан “Мәрхәмәт өләш” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнде. 3 - нче декабрьдә китапханәче  күргәзмәгә библиографик күзәтү үткәрде.

Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Р. Шәрипов, К. Шәфыйкова, Г.Сәгыйров китаплары белән беррәттән  врачлар тормышын яктырткан, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы китаплар да урын алган иде. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка  өмет белән карарга өндиләр. Күзәтүне тыңлаган укучылар моңа тагын бер кат ышанып киттеләр.

4.121

4.122

4-нче декабрь көнне, Инвалидлар декадасы уңаеннан, Шалты авыл китапханәсе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре сәламәтлекләре физик мөмкинчелекләре чикле булган авылдашларыбызны өйләренә барып хәлләрен белделәр.

den inv shalti1

den inv shalti2

Нравится