"Чыршы да елмая"

Создано 04.01.2021 10:14

3-нче гыйнвар көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Чыршы да елмая" дип исемләнгән яңа ел бәйрәме үткәрделәр.

Кыш бабай белән Кар кызы оештырган бәйрәмгә көтелмәгән кунак-Убырлы да килде. Бәйрәмнең ямен бозарга дип килгән уен онытып, ул да балалар белән бергә күңел ачты, уйнады, бүләкләр алды.

Бәйрәмгә килгән балалар китапханәдән кышкы каникулда укырга китапар алып, убырлы белән истәлеккә фотога төшеп,яхшы кәеф белән өйләренә таралаштылар.

 kish1

kish2

kish3

 

Нравится