"Бу герой кайсы әкияттән?"
- Подробности
- Создано 11.01.2021 11:23
- Автор: Imaeva Asiya
Татар Томбарлы авыл китапханәсендә кышкы каникул көннәре кызыклы һәм файдалы үтә. Китапханәгә килгән балалар өчен яңа китаплардан торган "Яңа елда- яңа китап" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Шулай ук балалар монда китап укудан тыш, төрле өстәл уеннары уйный алалар, рәсем ясыйлар, раскраскалар бизиләр, кроссвордлар чишәләр.
8- нче гыйнварь көнне, балалар белән "Бу герой кайсы әкияттән?", дип исемләнгән уен- викторина үткәрелде. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балаларга әкиятләрдән өзекләр укыды, ә балалар бу әкиятнең исемен һәм авторын белергә тиеш булдылар.Ярдәмгә әкият геройлары-уенчыклар да килде. Викторина балаларга бик ошады. Л.Шәехнең "Керпе ничек энәле булган" дип исемләнгән әкиятен укыгач, балалар чыннан да керпенең энәләре каян килеп чыкканын белделәр.