"Кышның күңелле мизгелләре"
- Подробности
- Создано 09.01.2021 11:54
7-нче гыйнвар көнне, Шалты авыл китапханәсе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен "Кышның күңелле мизгелләре" дип аталган бәйрәм оештырдылар.
Балалар әбиләре, әниләре белән төрле кышкы ярышларда катнаштылар, табышмакларга җавап таптылар, биеделәр, җырладылар.