“Туган ягы кирәк кешегә”

Создано 15.02.2021 15:17

10-нчы февраль көнне, Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, драматург, Татарстанның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе  лауреаты,  якташыбыз  Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына 83 ел (1938-2011) уңаеннан, Шалты авыл китапханәсе һәм Шалты авыл мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән берлектә,  “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән хәтер кичәсе уздырылды.

Чарага килгән тамашачылар язучының биографиясе белән таныштылар, кычкырып шигырләр укыдылар.

“Язмышларга буйсынмас җан” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә китапханәче Латипова Э.Д  күзәтү ясады.

 F -Yarullin shalti2

F -Yarullin shalti1

F -Yarullin shalti4

 

Нравится