“Муса Җәлил- каһарман шагыйрь”

Создано 17.02.2021 09:04

15-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, М.Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган “Муса Җәлил - каһарман шагыйрь” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде.

Кичәдә герой - шагыйрьнең тормыш юлына багышланган видеопрезентация күрсәтелде. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырлары яңгырады. Китапханәче Юсупова М. шагыйрьнең иҗатына күзәтү ясады. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова М. викторина сораулары аша укучыларның белемнәрен тикшерде.

Musa Isergap 4

Musa Isergap 1

Нравится