"Муса Җәлил эзләре буйлап"
- Подробности
- Создано 16.02.2021 11:41
15-нче февраль көнне, Муса Җәлилнең тууына 115 ел уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсе 7-нче сыйныф укучылары белән "Муса Җәлил эзләре буйлап" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Чара герой шагыйрьнең биографиясенә, тормыш юлына, иҗатына багышланды. Китапханәче укучылар белән бу темага блиц - турнир үткәрде. Чара барышында күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды. М.Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" дип исемләнгән китабы укучыларда зур кызыксыну уятты. Бу китаптагы барлык 93 шигырь дә тоткынлыкта язылган, аларны тетрәнми генә укып булмый. Фашист кулына эләгеп тә, яшәү көчен саклап, дошманга каршы көрәшен каләм белән дәвам иткән Җәлилнең якты истәлеге безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.