15-нче февраль көнне, татар халкының каһарман улы Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, Яңа Чүте авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән әдәби кичә уткәрде.
Кичәдә мәктәп балалары Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.