"Туган тел - иң татлы тел"
- Подробности
- Создано 23.02.2021 16:09
20-нче февраль көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе 2-нче сыйныф укучылары белән "Туган тел - иң татлы тел" дип исемләнгән бәйрәм үткәрде.
Чара халыкара туган телләр көне уңаеннан оештырылды, китапханәдә китап күргәзмәсе ясалды. Бәйрәмне китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова Г. Тукайның "Туган тел" шигыре белән башлап җибәрде. Аннары укучылар белән туган тел темасына әңгәмә үткәрде, сораулар бирде. Чара барышында укучылар татарча матур итеп шигырьләр сөйләделәр, әкиятләр укыдылар.