"Сандугач керде күңелгә"

Создано 01.03.2021 08:38

26-нчы февраль көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе китап укучылар белән "Сандугач керде күңелгә" дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрде.

Кичә якташ шагыйрь Хәнип улы Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел уңаеннан әзерләнде. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова, язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте, китапханәдә булган китапларына күзәтү ясады. Чара барышында Роберт Әхмәтҗановның "Гомер чишмәсе", "Йөрәк бәйрәме", "Ак каеннар" кебек  шигырьләре укылды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең сүзләренә язылган "Сандугач керде күңелгә" дигән җырын бергәләп җырладылар.

Sandugach Tumb1

Sandugach Tumb3

Нравится