“Куркынычсыз интернет

Создано 02.03.2021 17:06

2-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе 11-12 яшьтәге китап укучылар өчен “Куркынычсыз интернет” дип аталган мәгълумати сәгать үткәрде.

Катнашучылар интернет белән куллануның кагыйдәләре белән таныштылар, тема буенча мультфильм карадылар.  Билгеле әкиятләрдәге күренешләрнең кайсы кагыйдәгә туры килүен ачыклый торган уенда катнашып,  кагыйдәләрне яхшы үзләштергәнлекләрен күрсәттеләр. Чара ахырында китапханәче укучыларга интернет белән эшләү кагыйдәләре буенча белешмәлек өләште.

isergap3

isergap4

Нравится