"Ягез әле, кызлар!"

Создано 06.03.2021 12:28

5-нче март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Ягез әле,кызлар" дип исемләнгән бәйге үткәрелде.

Чара якынлашып килүче 8 нче март бәйрәме  уңаеннан оештырыды. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова чарада катнашучы кызларны бәйрәм белән тәбрик итте, кыскача бәйрәмнең тарихы белән таныштырып үтте. Бәйгедә катнашучылар "Таныш булыйк", "Аңла мине", "Осталык", "Сәхнәләштереп күрсәт", "Кайсы әсәрдән" һәм башка бик күп кенә биремнәрне үтәп, үзләренең белемнәрен, бар яктан да осталыкларын күрсәттеләр. Җиңелүчеләр булмады, берсеннән берсе матур, ягымлы, актив китап укучылар барысы да җиңүче булып, бүләкләр алдылар.Чара ахырында истәлеккә фотога төшү, чәй эчү оештырылды.

8m  04

8m  03

8m  02

8m

 

 

Нравится