6-нчы март көнне Шалты авыл китапханәсендә, татар фольклорына багышланган “Туган телем – мавыктыргыч тел” дип исемләнгән фольклор сәгате узды.
Татар фольклорының төрле жанрлары: бишек җырлары, әкиятләр, санамышлар, мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар укылды.