17-нче мартта, Шалты авыл китапханәчесе 3-нче сыйныф укучылары өчен “Минем хокукларым һәм бурычларым” исемле танып - белү сәгате үткәрде. Балалар үзләренең төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, "исемгә хокук", "белем алу хокукы", "ял итү хокукы» дигән мәгънәнең нәрсә икәнлеген белделәр.
Әкиятләр аша балалар хокук, бурыч сүзләренең мәгънәләренә төшенделәр, биремнәр эшләделәр.