Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов

31-нче март көнне, шәһәр китапханәсенең беренче филиалында якташ шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде. Кичәгә Баулы шәһәренең беренче санлы мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары, укытучылар, сәламәт яшәү рәвеше “Здравушка” клубы әгъзалары чакырылган иде. Бу чарада баянчы Зәйтүн Бакир улы Муллаянов һәм шагыйрьең туганы Мияссәр улы Сәгыйть Әхмәтҗанов та катнаштылар.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелгән бу чараның зурлар өчен дә, балалар өчен дә әһәмияте бик зур. Шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр өчен “Җир җылысы күчкән хисемә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелгән иде. Бу күргәзмәдә шагыйрьнең төрле елларда дөнья күргән китаплары урнаштырылган. Алар арасында шагыйрьнең тууына 80ел тулу уңаеннан чыккан “Татлы сагыш, рәхәт сагыну...” исемле китабы да бар.

Бу кичә талантлы якташыбызга булган олы хөрмәтебезне,чиксез рәхмәтебезне һәм горурлыгыбызны чагылдыра. 

Рәшит Әхмәтҗановның иҗаты мәңгелек. Тел, милләт яшәгәндә шигърият сөючеләр беркайчан да аның иҗатына битараф булмаячак.

 

 

rasch0002rasch0001rasch0005

 

rasch0006rasch0004

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан