Балалар китап атналыгы

Балалар китап атналыгы кысаларында, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә балалар өчен төрледән-төрле чаралар үткәрелде.  Китапханәдә "Әйдәгез дуслашыйк", "Күп беләсем килә", Юбиляр китаплар" кебек китап күргәзмәләре эшләде.

Китапханәгә килгән балалар белән "Китап докторлары" (хезмәт дәресе), "Таныш булыгыз, юбиляр китаплар" (Юбиляр китапларга күзәтү), "Табышмаклар кичәсе" (бәйге), "Сүзлекләр иленә сәяхәт" (библиографик дәрес), "Китап укып үсәбез"(мәгълүмат сәгате) кебек чаралар үткәрелде. Моннан тыш, балалар кроссвордлар чиштеләр, төрле  уеннар уйнадылар, китапханәдәге журналлар белән таныштылар. Класстан тыш укырга китаплар сайлап алдылар. Мәктәп укучыларының язгы каникуллары китапханәдә  күңелле һәм файдалы үтте.

ned dets kn Tumbarli1

ned dets kn Tumbarli3

ned dets kn Tumbarli6

ned dets kn Tumbarli8

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан