"Туган көнең белән, китап!"

Создано 02.04.2021 15:42

1-нче апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, китапның туган көнен билгеләп үттеләр.

Китапханәче "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны китапханә белән таныштырды, китапны дөрес куллану турында әңгәмә үткәрде, күргәзмәдәге  матур, рәсемле китаплапларга күзәтү ясады. Китапны туган көне белән котлап, балалар шигырьләр сөйләделәр, үзләре дә әкият геройлары булып уйнадылар. Чара җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды. Балалар барысы да актив катнашты. Бәйрәм күңелле, матур үтте.

ugan kon balalar1

ugan kon balalar3

Нравится