“Татар теле – туган телем, киләчәгем шатлык гөлем!”

Создано 29.03.2021 10:24

27-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә  “Татар теле – туган телем, киләчәгем шатлык гөлем! " дип исемләнгән  мәдәни дәрес узды.

Китапханәче укучыларны туган телебезнең бай иҗаты  белән таныштырды, "И мөкатдәс туган телем" дип исемләнгән күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясады. Чара барышында укучылар бәетләр, мәкальләр, шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара туган телебезгә мәхәббәт, телебез белән гогурлану хисе тәрбияләү максатыннан чыгып оештырылды. 

ugan tel kandiz1

ugan tel kandiz2

Нравится