"Юрий Гагаринның космоска очуына-60 ел!"

Создано 12.04.2021 10:33

8-нче апрель көнне, Татар Томбарлы  авыл китапханәсендә 7-нче сыйныф укучылары белән космос темасына викторина үткәрелде. Чара "Юрий Гагаринның космоска очуына-60 ел!" уңаеннан әзерләнде.

Китапханәдә "Җирдән күккә кадәр юл " дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Китапханәче укучылар белән космос темасына әңгәмә оештырды, китапларга күзәтү ясады, кызыклы фактлар белән таныштырды (мәсәлән: космонавтның киеме скафандр бик күп функцияләр башкара икән: космонавтның тән температурасын көйли, аңарга суларга ярдәм итә торган климат әзерли, ул җир белән тоташкан һәм микрофон белән көйләнгән).

Викторина сорауларына укучылар бердәм, актив җавап бирделәр. Бу чара вакытында укучылар үзләренә бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.

kosmos tumbarli1

kosmos tumbarli2

Нравится