"Шүрәле бездә кунакта"

26-нчы апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе балалар бакчасы белән бергә Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова балалар янына Шүрәле ролендә килде.

Яраткан әкият героен балалар бик шатланып каршы алдылар. Кара урманда берүзе яшәп туйган, күңелсез Шүрәле балалар белән бергә бәйрәм итәсе килгәнен белдертте, балаларга үзенең кызганыч тормыш юлын сөйләде. Балалар Шүрәлене бик кызгандылар һәм бүгенге бәйрәмдә катнаштырырга булдылар. Чара барышында балалар Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шүрәлегә бәйрәм бик ошады, ул үзе дә балалар белән биеде, җырлады, уеннар уйнады. Балалар да Шүрәлене яратып өлгерделәр, бәйрәмнән соң да җибәрәселәре килмәде. Чара бик күңелле, матур  үтте.

 shurali tumb3

shurali tumb4

shurali tumb6

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан