“Тукай – шагыйрьләр солтаны”

Создано 05.05.2021 10:17

28-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел уңаеннан “Тукай – шагыйрьләр солтаны” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.

Китапханәче Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, укучылар Г.Тукайның әкиятләреннән һәм шигырьләреннән әзерләнгән уен-викторинада катнаштылар. Кычкырып Габдулла Тукайның “Туган тел” дип исемләнгән шигыре  укылды. “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Tukai kandiz1

Tukai kandiz3

 

Нравится