26 август көнне, Мортаза авыл китапханәседә “Ипи үссә җиремдә, бәхет артыр илемдә” исемле танып–белү сәгате үткәрелде.
Чарага килгән кунаклар кроссворд чиштеләр,табышмакларга җавап бирделәр. “Ипи ничек өстәлгә килә?” исемле уен-викторинада катнаштылар. Роберт Миңнуллинның шигырьләре “Ипи булса”, “Игенчеләр гаиләсе” һәм Әмирхан Еникиның “Ипекәй” әсәреннән өзекләр укыдылар. Китапханәче “Икмәк-зур байлык” исемле китап-күргәзмәгә күзәтү ясады