"Сугыш чоры балалары" әңгәмә

Создано 09.09.2021 11:21

7-нче сентябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе Әхмәтҗанова Элвира Шамсутдиновлар гаиләсенә барып әңгәмә үткәрде.

Зәйтүн абый белән Сәрия апаның  балачаклары дәшһәтле сугыш елларына туры килгән. Тормышның ачысын, төчесен күргән бу кешеләр бүгенгесе көндә булганына шөкер итеп, һәрбер көнгә сөенеп, балаларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшиләр.Әңгәмә вакытында алар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, сугыш елларында ничек тормыш итүләре турында сөйләделәр.

Сәрия апа белән Зәйтүн абый икесе дә гомер буе авыл хуҗалыгына хезмәт итеп, "Хезмәт ветераны" исеме алганнар. Гаиләләрендә биш бала тәрбияләп, Сәрия апа "Ана медале" на лаек булган. 38 ел тракторист булып эшләгән дәвердә, Зәйтүн абый бик күп грамоталар, рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнә Шуларның иң зурысы "Өченче дәрәҗә хезмәт даны ордены".

Бу очрашу вакытында, "Мое детство-Война" бәйгесендә катнашу максатыннан, видеролик ясалды. Аны шушы ссылка буенча  карарга мөмкин.

sugish balalari1

sugish balalari2

sugish balalari5

Нравится