"Көз бездә кунакта"

1- нче октябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, 3 нче сыйныф укучылары белән "Көз бездә кунакта" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.

Бу уңайдан, китапханәдә көз темасына тематик күргәзмә ясалды.Табышмаклар, мәкальләр язылган төрле төстәге яфраклар китапханәгә бәйрәм төсе кертте.Шулай итеп көз фасылы китапханәгә кунакка килде. Балалар аны сөенеп каршы алдылар, аның матурлыгына, байлыгына сокланып, көз темасына шигырьләр укыдылар.Китапханәче балаларга көз айлары зур уңыш, табыннарга муллык, күңелләргә тынычлык алып килүе турында сөйләде, балалар белән әңгәмә үткәрде. Чара барышында "Яңгыр астында", "Кем күбрәк алма җыя" кебек уеннар да уйналды. Бәйрәм матур, күңелле үтте.

Koz bezda kynakta2

Koz bezda kynakta3

Koz bezda kynakta4

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан