"Әти белән бергә укыйбыз"

Создано 19.10.2021 08:39

17 октябрьдә, Россиядә беренче тапкыр әтиләр көне билгеләп үтелә. Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады. Документта бу көн «гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтинең әһәмиятен арттыру максатларында» билгеләнгән, дип аңлатыла.

Татар Томбарлы авыл китапханәсе дә бу чарадан читтә калмады, китап укучы гаиләләр арасында "Әти белән бергә укыйбыз" дип исемләнгән фотобәйге оештырды.

Чарада 6 гаилә катнашты, алар бергәләп китап укыган мизгелләрен фотога төшереп җибәрделәр. Фотолар  Татар Томбарлы авыл китапханәсенең ВК , Инстаграм социаль челтәрендәге группаларда урын алды. Бәйгедә катнашучы Миназовлар, Давлетбаевлар, Мустаевлар, Ахметовлар, Наврузбаевлар, Ситдиковлар һәм Нуриев гаиләләренә рәхмәт әйтеп, электрон дипломнар җибәрелде. (За участие в конкурсе "Читаем вместе с папой")

den pap tumbarla2

den pap tumbarla4

den pap tumbarla3

 

Нравится