«Бергә булыйк, бердәм булыйк»

Создано 09.11.2021 10:24

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, 3-нче ноябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 3 нче сыйныф укучылары өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Чара барышында китапханәче  укучылар  белән дуслык, бердәмлек турында әңгәмә үткәрде. Укучылар бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлаттылар, бу темага шигырьләр укыдылар, мәкальләр әйттеләр.Ике командага бүленеп, дуслык ромашкасы җыю ярышы үткәрелде.Уенда балалар дуслык сүзенә туры килердәй генә сыйфатларны сайлап, дөрес итеп ромашка җыярга тиеш булдылар. Чара мавыктыргыч, файдалы үтте.

Bergya bylyek1

Bergya bylyek3

Bergya bylyek4

Нравится