“Мөнәҗәтләр халкыбызның рухи мирасы”

Создано 26.11.2021 11:50

26-нчы ноябрь көнне Баулы үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Баулы муниципаль районы җирлеге бүлекчәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасысының Баулы бүлекчәсе белән берлектә “Мөнәҗәтләр халкыбызның рухи мирасы” дип исемләнгән мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде.

Чараны алып баручы Йолдыз Шакирова мөнәҗәтләрнең тарихы, нечкәлекләре турында тәфсилләп сөйләде. Кичәнең җомга көнне узуы катнашучыларның күңеленә аеруча хуш килде.

Кичәне Римма Яруллина җитәкчелегендәге “Инсаният” мөнәҗәтләр  ансамбле башлап җибәрде. Кичәдә әйтелгән  мөнәҗәтләрне килгән кунаклар зур дулкынлану һәм кызыксыну белән тыңлап утырдылар. “Илһам” берләшмәсе әгъзасы Фикыя Садыйкова үзенең мөнәҗәтләргә багышлап язган шигырьләрен сөйләп китте.

Кичә бер сулышта рәхәт һәм самими узды. Һәрбер кешенең күңеле сафланып, йөзе нурланып калды. 

Monazhatlar1

Monazhatlar2

Monazhatlar3

 

Нравится