25 нче ноябрь көнне Татар Томбарлы авыл мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары әниләр көне уңаеннан, барлык әниләрне онлайн форматта котладылар.
Китапханәче балаларга алдан ук шигырьләр таратты, алар белән әниләр турында әңгәмә үткәрде, укучылар әзерләгән шигырьләрен сөйләп видеога төштеләр, әниләрне матур итеп котладылар. Ясаган бүләкләрен тотып истәлеккә фотога төштеләр.