"Без СПИДка каршы"

Создано 03.12.2021 08:43

1 нче декабрь-Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне. Шушы яман чиргә каршы профилактик чара уздыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып, Татар Томбарлы авыл китапханәсе  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "Без СПИДка каршы" исемле мәгълүмат сәгате  уздырды.

Чарада авыл фельдшеры Динәрә Арсланова да катнашты.Ул яшьләргә ВИЧ –инфекиясе турында җентекләп сөйләде, һәр адымны уйлап  эш итәргә, спорт белән дус булырга өндәде.

Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова чарада катнашучыларны соңгы еллардан алынган коточкыч статистика белән таныштырды, спидның замана афәте икәненә басым ясап, яшьләрне тормышны яратырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.

Bez SPIDka karshj1

Bez SPIDka karshj2

Bez SPIDka karshj3

 

Нравится