Яңа ел маҗаралары

Создано 06.01.2022 11:23

Яңа ел-ул әкияти бәйрәм. Балалар бу бәйрәмне сагынып көтеп алалар.

5 нче январь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен мавыктыргыч, матур яңа ел бәйрәме үткәрделәр.

Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле һәм Юлбарыс бәйрәмгә килгән балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Ялтыравык уенчыклар, төрле төстәге утлар белән бизәлгән чыршы кунакларда бәйрәм хисе уятты.Тамашаны караганнан соң, балалар әкият геройлары белән әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.Бәйрәмгә килгән  барлык балаларга да Юлбарыс үзенең бүләкләрен таратты.

Yna el mazharalary1

Yna el mazharalary2

Yna el mazharalary3

Yna el mazharalary4

Нравится