30 нчы декабрь көнне,Татар Томбарлы авыл мәдәният каршында "Яңа елда яңа өметләр" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.
Чара урамда,бәйрәмчә бизәлгән чыршы янында узды.Сәхнәләштерелгән тамашада китапханәче убырлы ролен башкарды.Бу елны ул бәйрәмгә кыяфәтен үзгәртеп, матураеп килгән иде.Үз-үзен дә бик яхшы яктан күрсәтте, кунакларга да ошады, алар белән биеде,көлде,уеннар уйнады.Бәйрәм җыр-бию, уен-бәйгеләргә үрелеп барды.Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә яңа ел төсе кертеп, чараны бизәделәр.Саф һавада бәйрәм бик матур, күңелле үтте.