Тукай безнең йөрәкләрдә

26 апреля,  к 136-летию со дня рождения Габдуллы Тукая,  у памятника Фаниса Яруллина прошел праздник поэзии, посвященный Дню родного языка.

26 апрель көнне Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәйкәле каршында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга  һәм туган телгә багышланган шигърият бәйрәме узды. 

Бәйрәмне Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Газизулла улы Хәмидуллин шагыйрь Зөлфәтнең “Туган тел хакында” шигыре белән башлап җибәрде. Баулы шәһәренең мактаулы гражданины  Мөхтәр ага Авзалов Г.Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләп китте.

Бәйрәмдә Г.Тукай шигырьләре белән бергә якташ шагыйрьләребез Сирин Батыршин, Рәшит Әхмәтҗанов, Фәнис Яруллин шигырьләрен китапханәче Люзия Гәбдрәфыйкова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзаләре Фәридә Зиярова, Рима Яруллина, туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Кадрия Гимазова, “Хезмәткә дан” газетасы журналистлары Индира Сәйфуллина, Айгөл Хөсәенова укыдылар. Бәйрәмне Мәдәният йорты хезмәткәре Йолдыз Шакирова алып барды.

 Баулы шәһәренең 3 нче санлы урта мәктәбе китапханәчесе Флера Хәсәнова җитәкчелегендә укучылар Әдилә Якупова, Ралина Артыкбаева,  Руфина Артыкбаева, Элина Газизова Г.Тукайның “Карлыгач”, “Бабай”, “Фатыйма белән сандугач” шигырьләрен әзерләп килгәннәр.

Бәйрәм милләтебезнең гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды. 

 Tukai sait 02 result

Tukai sait 04 result

Tukai sait 05 result

Tukai sait 06 result

Tukai sait 07 result

Tukai sait 08 result

 

 

 

©2013 МБУ "Централизованная библиотечная система" Бавлинского муниципального района Республики Татарстан