«Күңелле сәхифә»
- Подробности
- Создано 27.04.2022 09:11
26-нчы апрель көнне, Шалты авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә «Күңелле сәхифә» дип исемләнгән әдәби чара уздырды.
Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләре буенча сәхнәләштерелгән үен-тамаша күрсәтелде. Кызыклы, күңелле бәйрәмебез бергәләшеп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Китапханәдә “Милләтемнең горурлыгы - Тукай“ дип исемләнгән китап күргәмәсе оештырылды.