"Туган телем-Тукай теле" әдәби кичә

Создано 27.04.2022 09:30

26-нчы апрель көнне, Кызылъяр авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән бергәлектә Г. Тукайга 136 ел тулуга багышланган "Туган телем-Тукай теле" дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.

Китапханәче Л. Минишина, презентация ярдәмендә, шагырьнең тормыш юлын искә төшереп узды. Балалар Г.  Тукайның әсәрләрен укып, эчтәлекләрен, төп идеяларын әйтеп киттеләр, "Су анасы" әкиятен карадылар. Китапханәче Зиянгирова З. балалар өчен китап күргәзмәсен әзерләде.

Кичәбез Г. Тукайның " Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Kzlyar tukai 03 result

Kzlyar tukai 04 result

Kzlyar tukai result

 

Нравится